Петербургта Федор Шаляпинны искә алу кичәсе узды

2012 елның 14 феврале, сишәмбе
Петербургта бөек рус җырчысы Федор Иванович Шаляпин истәлегенә багышланган “Дөнья шәһәрләренең иң гүзәле – Казан” дигән кичә уздырылды. Чара Санкт-Петербургның Татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылды.
Кичә Шаляпинның шәхси әйберләре куелган экспозицияне караудан башланды. Кунакларга бөек җырчының Мария театрындагы грим бүлмәсенең торгызылган бер почмагын күрсәттеләр. Күргәзмә белән таныштыру тәмамлангач, музей залларының берсендә Ф.И. Шаляпинга багышланган концерт күрсәтелде. Тамашачылар өчен күп кенә көтелмәгән бүләкләр әзерләнгән иде. Кичәдә бөек рус шагыйре Пушкинның оныгының оныгы катнашуы шундый бүләкләрнең берсе булды. Шагыйрьнең нәсел дәвамчысы Александр Александрович Пушкин тамашачыларга кайнар сәламләү сүзләрен җиткерде һәм Ф.И. Шаляпинның талантына соклануын белдерде. Кичә истәлеге итеп шәрәфле кунакка татар милли баш киеме – түбәтәй бүләк иттеләр.
Татар милли-мәдәни мохтариятенең Санкт-Петербург дәүләт театр һәм музыка сәнгате музеена 19 гасырдан сакланып калган сирәк шәл бүләк итүе икенче бер шундый күңелле вакыйга булды. Хәзер бу шәл музей экспозициясендә урнаштырылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International