«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә махсуслаштырылган «Арт-галерея. Казан-2012» күргәзмәсе ачыла

2012 елның 15 феврале, чәршәмбе
15 февральдән 19 февральгә кадәр «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә махсуслаштырылган «Арт-галерея. Казан-2012» күргәзмәсе ачыла.
Экспозициядә сынлы сәнгать, декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре, графика, скульптура, фотосурәтләр куелган. Татарстан Республикасы Милли музее үз фондларындагы уникаль экспонатлары белән ел саен бу күргәзмәдә катнаша.
Быел музей Россиядә, Англиядә, Германиядә, Казанда эшләнгән төрле гармуннардан торган зур коллекция тәкъдим итәчәк.
Самавыр һәм татар читеге рәвешендә эшләнгән гармуннарны музейга гармун остасы Габделхәй Җәләлетдинов тапшырган. Гадәти булмаган формалы гармуннар осталар тарафыннан күргәзмәләргә кую өчен һәм концертлар вакытында күрсәтер өчен эшләнә. “Ташбака” сериясеннән булган гармуннарда гадәттә бер үк көй башкарыла. “Ташбака-гармуннар” дип аларны кечкенә үлчәмнәре һәм тышкы охшашлыклары өчен атаганнар.
Музей фондларында атаклы гармунчы Фәйзулла Туишевның ташбака-гармуннары саклана. Бу коллекция 24 гармуннан тора. Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган, төрле осталар тарафыннан эшләнгән гармуннарына Ф. Туишев хатын-кыз исемнәре бирә торган була – “Асия”, “Гөлҗамал”, “Мәликә”, “Бәдерниса”, “Мәрьям”, “Фәхерниса” һ.б..
Өстәмә мәгълүмат: www.tatar.museum.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International