XXX Шаляпин фестивале ябылган көннәрдә зур гала-концертлар күрсәтеләчәк

2012 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе
16-17 февральдә Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә фестивальне йомгаклау гала-концертлары булачак. Россия, Украина һәм АКШның күренекле солистлары төрле опералардан катлаулы арияләр, дуэтлар, рондо һәм куплетлар башкарачаклар.
Михаил Светлов-Крутиков (Метрополитен Опера, АКШ), Әскәр Габдеразаков (Россиянең Зур театры), Дмитрий Белосельский (Зур театр) һәм Михаил Казаков (Зур театр һәм Муса Җәлил исемендәге ТАДО һәм БТ) Федор Шаляпин репертуарыннан әсәрләр башкарачаклар.
Концертта Валерий Алексеев, Әхмәт Агади, Артем Крутько, джаз пианисты Даниил Крамер, «Mansound» вокаль ансамбле һ.б. чыгыш ясаячак.
Конферансье – Анна Урманцева һәм Эдуард Трескин. Гала-концерт режиссеры - Михаил Панджавидзе.
Тел: +7 843 231-57-32, +7 927 4128275, www.kazan-opera.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International