20 февральдә Россия тарихы елын һәм Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елын ачу тантанасы булачак
2012 елның 17 феврале, җомга
20 февральдә 14.00 сәгатьтә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында Россия тарихы елын һәм Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елын ачу тантанасы булачак.
Әлеге чара 2012 ел дәвамында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы эгидасында узачак “Тамырларыбызга кайту” Гуманитар форумы кысаларындагы вакыйгаларның беренчесе булачак.
Тантанада республиканың күп кенә атаклы мәдәният һәм фән эшлеклеләре катнаша.
Россия Федерациясе Президенты Д. А. Медведев Указы (№49, 09.01.2012 ел) нигезендә 2012 ел Россия Федерациясендә Россия Тарихы Елы дип игълан ителде.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Указы (№ПУ-37, 24.01.2012 ел) нигезендә 2012 ел Татарстан Республикасында Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни мирасы елы дип игълан ителде.
Белешмәләр өчен: ректорның җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча ярдәмчесе Вәлиева Римма Рафаэль кызы, тел. 237-69-91, +79172696689, e-mail: kamilla_vr@mail.ru
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бөтендөнья театр көнендә Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры сәхнәсендә Ел саен үткәрелә торган театр конкурсында һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Тантана» премиясе җиңүчеләрен игълан иттеләр.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры драматургия өлкәсендә чираттагы «Яңа татар пьесасы-2026» премиясенә конкурс игълан итәләр.