Күргәзмә 10 июньгә кадәр эшләячәк.
«Каравон» кунакларын һәм бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Никольское авылы иҗат коллективына автобус бүләк итте.
Быел Славян язуы һәм мәдәнияте көне Мәскәүдә һәм Россия төбәкләре башкалаларында «Россиядә җыр – барлык чорларга» дигән хор марафоны белән уза.
Марафонда Казан, Чаллы, Алабуга, Зеленодольск, Әлмәт, Мәскәү шәһәрләреннән балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары, шулай ук И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка колледжы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм хореография училищесы студентлары катнашты.
24 май көнне 10 сәгатьтә ТР Сынлы сәнгать музее конференцияләр залында һәр елны уздырылучы «XVI – XXI гасыр башы рус мәдәниятен күпкырлы өйрәнү: проблемалар, бурычлар, перспективалар» фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлап җибәрде.
Программада – татар халык уеннары һәм ярышлар, милли көрәш, шулай ук татар халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе.
Барыгызны да 30 май көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының шәһәр тарихы музеенда Николай Носовның «Белмәмеш һәм аның дуслары» әкиятендә катнашырга чакырабыз.