22 май көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының шәһәр тарихы музеенда «Росинка» балалар бакчасы чыгарылыш төркеме балалары катнашында Николай Носовның «Белмәмеш һәм аның дуслары» әкияте куелды.
Балаларны әкият геройлары белән бергәләп борынгы шәһәр эзли. Моның өчен аларга төрле сынаулар – уеннар, викториналар, сихри рәвештә археологлар, рәссамнар, аучыларга әйләнүләр аша узарга кирәк була. Маҗаралар ахырында балалар «Трактир» музей-театрына килеп чыга. Ә анда бәйрәм сый-хөрмәте көтә.
Барыгызны да 30 май көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының шәһәр тарихы музеенда Николай Носовның «Белмәмеш һәм аның дуслары» әкиятендә катнашырга чакырабыз.
Адресы: Казанская ур., 26 йорт, телефоны: (85557) 7-87-77
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте