Хөрмәтле журналистлар! Сезне «Музыка әйләнә-тирәбездә» I Бөтенроссия классик музыка яшьләр фестиваленә багышланган матбугат конференциясендә катнашырга чакырып калабыз. Ул 2014 елның 29 маенда 15 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында булачак.
Фестивальнең кунагы – джазмен, виртуоз пианист, композитор Леонид Пташка.
Әлеге җыен май ахырында ике елга бер тапкыр үткәрелә.
28 майда (чәршәмбе) 11 сәгатьтә Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында «Созвездие-Йолдызлык»-2013 фестивалендә җиңүчеләр клипларын тәкъдим итү булачак.
Фестиваль 26 июнь көнне Казан Кремлендә зур гала-концерт белән тәмамлана.