Бүген, 23 май көнне Казан шәһәренең Яңа татар бистәсе зиратында Камал театрының күренекле артисты, СССРның халык артисты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге ТРның Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләкләре лауреаты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеровка кабер ташы куелды.
Мәрхүмне искә алырга аның хезмәттәшләре, туганнары һәм Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артистлары, хезмәткәрләре килгән иде. Кабер ташының авторы - Казан скульпторы Дмитрий Кузнецов.
Артист хакында
Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров Казан шәһәрендә туа, Татарстанның Саба районы Миңгәр авылында үсә. 1949 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.
Биктимеров — күпкырлы иҗади шәхес, татар сәхнәсенең реалистик традицияләрен дәвам итеп, төрле характерда дистәләрчә төп образлар иҗат иткән күренекле артист. Сәхнә сөйкемлелеге, күңелгә үтеп керүче мөлаем гадилек, җылылык, йомшак лирика – артистның үзенә генә хас булган иҗади йөзе шундый. Ул грим белән артык мавыкмыйча, образларның холык-фигыльләрен, эчке дөньясын, күзәтеп, тойгылар кайнарлыгын, пафослы хисләрдән тыелып, табигый тасвирлый белә. Ул иҗат иткән Әлмәндәр карт образы күп еллар милләт йөзен, аның намусын, иманын һәм кыйбласын чагылдырган легендар каһарман булып торды.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте