ТР Сынлы сәнгать музее, ТРның балалар һәм яшүсмерләр иҗади үсеш ресурс үзәге 2014 елның 27 маенда 14 сәгатьтә Заманча сәнгать галереясына (Карл Маркс, 57) «Мин рәсем ясарга яратам!» дигән республика балалар иҗат күргәзмәсе ачылышына чакыра.
«Мин рәсем ясарга яратам!» дигән конкурсына Татарстанның барлык районнарыннан 3000 рәсем килде. Анда 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар катнашты. Рәсемнәре күргәзмәдә катнашу хокукына 285 бала ия булды. Конкурста бүләкле урыннар юк. Барлык балалар да конкурс дипломантлары булып санала.
Күргәзмә 10 июньгә кадәр эшләячәк.
Өстәмә мәгълүмат: Казан, Карл Маркс ур., 57, 236-69-31, 236-80-13.
Музейның матбугат хезмәте мәгълүматлары нигезендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте