Болгарда «Татарстан балалары борынгы Болгар җирендә» дигән X Республика музыкаль марафоны булды

2014 елның 23 мае, җомга

Кичә Болгарда «Татарстан балалары борынгы Болгар җирендә»  дигән X Республика музыкаль марафоны булды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев катнашты.  

Марафонда Казан, Чаллы, Алабуга, Зеленодольск, Әлмәт, Мәскәү шәһәрләреннән балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләре укучылары, шулай ук И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка колледжы, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм хореография  училищесы студентлары катнашты.

«Татар-информ» МА

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International