Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкта Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган бәйрәм концерты булды

2014 елның 24 мае, шимбә

Бүген Казанда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданчыкта Славян язуы һәм мәдәнияте көненә багышланган бәйрәм концерты булды

Мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодий истәлегенә багышланган әлеге бәйрәм хәзерге вакытта бөтен Россиядә билгеләп үтелә.

Быел Славян язуы һәм мәдәнияте көне Мәскәүдә һәм Россия төбәкләре башкалаларында  «Россиядә җыр –  барлык чорларга» дигән хор марафоны белән уза.

Рәсми чыгышлардан соң, 12 сәгатьтә Г.Камал театры каршындагы мәйданчыкта Мәскәү шәһәренең Кызыл мәйданы белән бер үк вакытта концерт программасы башланды.

Бәйрәм кунаклары алдында  ТРның Дәүләт камера хоры, ТРның Дәүләт җыр һәм бию  ансамбле, И. Әүһәдиев исемендәге Казан музыка колледжы хоры, Казан Епархиясе җыелма хоры, «Красная горка» фольклор коллективы, «Ворожея» эстрада-фольклор коллективы, Казан шәһәренең Идел буе һәм Вахитов районнары мәктәпләренең җыелма хоры чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International