2014 елның 24-25 маенда ТР Сынлы сәнгать музеенда мәгърифәтчеләр Кирилл һәм Мефодий хөрмәтенә билгеләп үтелә торган Славян язуы һәм мәдәнияте көне уңаеннан чаралар булып узды.
24 май көнне 10 сәгатьтә ТР Сынлы сәнгать музее конференцияләр залында һәр елны уздырылучы «XVI – XXI гасыр башы рус мәдәниятен күпкырлы өйрәнү: проблемалар, бурычлар, перспективалар» фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Конференциядә галимнәр, музей белгечләре, рестовраторлар, Рус Православие чиркәве әһелләре катнаша.
24 майда 10 сәгать 30 минутта ике күргәзмә – «Борынгы гүзәллек сакчылары» һәм «Иске басма китап сәнгате» ачыла.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте