«Шәһәр-арт-әзерлек» театраль лабораториясе кысаларында бушлай спектакльләр күрсәтеләчәк һәм осталык дәресләре булачак.
Лаборатория Казан шәһәрендә 20 майда эшли башлады. Көн саен режиссерлар спектакльләрен кую өчен сайлап алган шәһәр мәйданчыкларында булачак спектакльләрнең репетицияләре бара. Барлык теләүчеләрне осталык дәресләрендә катнашырга чакырып калабыз. «Шәһәр-арт-әзерлек» театраль лабораториясе чараларына керү бушлай.
26 майда, 19 сәгатьтә Наталья Наумовадан осталык дәресе. Кама театры, Татарстан ур., 1, 301 кабинет.
27 майда, 19 сәгатьтә Ярослав Пулиновичтан осталык дәресе. М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йорты, Щапов ур, 37.
28 майда, 17 сәгатьтә «Берни дә түгел» спектакле (Сиркку Пелтола). «Смена» заманча мәдәният үзәге, Б.Шаһиди ур., 7.
29 майда, 15 сәгатьтә «Гүзәл киләчәк» спектакле (Данила Привалов).
29 майда, 18 сәгатәтә «Волокамское шоссесы» спектакле (Хайнер Мюллер). Ангар, Портовая ур, литер А
Хөрмәтле журналистлар!
Барлык сораулар буенча лабораториянең матбугат хезмәтенә мөрәҗәгать итегез. Элемтә өчен: 8 9274 40 70 70 (Айгөл Дәүләтшина), 8 9600 52 40 92 (Алиса Розанова).
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте