Бүген ТР Лаеш муниципаль районының Никольское авылында рус халык бәйрәме «Каравон» узды . Быел бәйрәмнең махсус кунагы – удмурт ансамбле «Буран әбиләре», шулай ук Татарстаннан, Мари Эл, Чувашия, Киров өлкәсе һәм Мәскәү өлкәсеннән 148 фольклор коллективлары чыгыш ясады.
«Каравон» кунакларын һәм бәйрәмдә катнашучыларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Никольское авылы иҗат коллективына автобус бүләк итте.
Бәйрәм кунаклары җыр, бию һәм театральләштерелгән тамашаларда, конкурсларда катнашты.
«Каравон» традицион әйлән-бәйлән белән тәмамланды.
«Татар-информ» МА
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте