Татарстан Президенты Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашты

2014 елның 25 мае, якшәмбе

Бүген Волгоград өлкәсенең Кече Чапурники авылында V Бөтенроссия авыл Сабан туе узды. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Волгоград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы  Андрей Бочаров катнашты.  

Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстаннан Нурлат муниципаль районы катнашты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Бөтенроссия авыл Сабантуе кунакларын һәм катнашучыларны сәламләп, Волгоград җирендә күп милләт вәкилләре, шул исәптән татарлар да, дус һәм тату яшәгәнен билгеләп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Волгоград өлкәсе җитәкчелегенә һәм шәхсән Андрей Бочаровка, Сабантуен яхшы оештырганнары өчен, рәхмәт белдерде.

Татарстан Президенты, татар халык мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерүгә зур өлеш керткән Волгоград өлкәсендә яшәүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырды. Шулай ук Р.Миңнеханов Волгоград өлкәсе татарларының Региональ милли-мәдәни автономиясе җитәкчесенә микроавтобус ачкычын тапшырды. Татарстан Президенты исеменнән абсолют батырга "LADA Kalina" автомобиле бүләк ителү хакында игълан ителде. Андрей Бочаров исә ат чабышында җиңүчегә "Daewoo Nexia" автомобилен бүләк итте.

Сабантуе кунаклары алдында “Голос” телепроекты җиңүчесе Динә Гарипова һәм проект финалчысы Эльмира Кәлимуллина чыгыш ясады. Шулай ук кунаклар ат чабышын карады.

“Сабантуе Волгорад шәһәрендә һәм өлкәсендә яшәүчеләрнең хәтерендә сакланыр дип уйлыйм, - диде Татарстан Президенты журналистларга биргән интервьюда. – Сабантуе – татар халык бәйрәме, шулай да, анда төрле милләт вәкилләре катнаша. Биредә бәйрәм чарасын оештыру югары дәрәҗәдә, бик ачык һәм канәгать кешеләр”.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Волгоград өлкәсе - Россиянең көчле регионы, аның бай тарихы, сәнәгать үсеше бар һәм географик яктан да уңай урнашкан. “Талантлы кешеләр өчен бу җир бик уңайлы һәм Волгоград чәчәк атарга тиеш”, - дип ышанып әйтте Р.Миңнеханов.

“Безгә Татарстаннан өйрәнерлек нәрсәләр бар, - дип билгеләде Волгоград өлкәсе губернаторы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Андрей Бочаров. - Татарстан Президенты белән хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алыштык, тик безгә, Татарстандагы кебек социаль-икътисадый үсешкә ирешү өчен, зур хезмәт куярга кирәк”.

 Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International