30 июльдә сәгать көндезге өчтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгында М.А. Шолохов дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан «М.А. Шолохов әсәрләре буенча китап графикасы» күргәзмәсе ачыла. Анда уникаль фотосурәтләр һәм фотокүчермәләр, атаклы язучы китапларына рәсемнәр һәм график иллюстрацияләр куелачак.
31 июльдән 2 августка кадәр Алабуганың «Яшьләр» стадионында һәм Шишкин буасында шәһәрнең иң зур традицион мәдәни вакыйгаларының берсе – VIII Бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм VIII Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале уза.
VII "Крутушка" халыкара этник фестивале ачылырга бер айдан азрак вакыт калып бара. Быел ул «Байтик» лагерендә 21 – 23 августта уздырыла.
Диплом эшләрен карап бәяләүче мәртәбәле комиссиягә башлыча үзенчәлекле иҗади эшләр тәкъдим ителде. Биредә майлы буяулар белән яисә башка рәсем техникаларында, тукымаларга сурәт төшереп башкарылган картиналар, тематик панно-витражлар, көнкүреш әйберләре, шамаилләр, бизәнү әйберләре һ.б. шундый эшләр һәркемнең игътибарын җәлеп итәрдәй югары һөнәри дәрәҗәдә башкарылган.
Программа «Төрледән-төрле Татарстан» композициясе белән ачылып, «Иисус Христос - суперйолдыз» рок-операсыннан сюита белән ябылачак.
Бүген, 24 июльдә сәгать көндезге 12дә, “Казан-Арена” стадионында белән спортның су төрләре сарае арасында FINA паркы ачыла, һәм ул 16 августка кадәр эшләячәк. Паркны ачу тантанасында ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һ.б. җитәкчеләр катнашуы көтелә.
23 июльдә IX «Сандецкий утарында Jazz » фестивале сәхнәсендә П.Чекмаковский җитәкчелегендәге квартет «Яктылыкка бару юлында» альбомын музыка сөючеләргә тәкъдим итә.
XI Казан халыкара мөселман кинофестивале фильм-дискуссиягә дәшә.
8-12 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Милли музеена нигез салынганга 120 ел тулу уңаеннан Халыкара музей форумы уздырыла. Актив үсеш кичерүләренә дә карамастан, музейлар өчен янәдән үзләренең җәмгыять өчен файдалы булуларын исбатлау ихтыяҗы туды
Санкт-Петербург режиссеры Дмитрий Егоров 23 июльдән 1 августка кадәр «Свияжск АРТель» икенче театр лабораториясе кысаларында Александр Пушкинның «Поп һәм аның хезмәтчесе Балда турында әкият» әсәре буенча спектакль куя.