Бүген Красноярскиның Татышев утравында XV федераль Сабан туе башланды. Быел бәйрәм Красноярск крае һәм Татарстан Республикасы ярдәмендә уза.
Объектны ачу тантанасында ТР вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашты
Реставрация һөнәренең күренекле осталары төрле илләрдән Казанда җыела. Әлеге масштаблы форумның төп темасы – тарихи-мәдәни мирас объектларын саклап калу һәм реставрацияләү өлкәсендә Ватанда һәм чит илләрдә тупланган тәҗрибәне уртаклашу.
Россиянең төрле төбәкләреннән килгән, реставрация эшләре һәм проектлары өлкәсендә уникаль эшләнмәләре булган әлеге тармак белгечләре реставрация эшендә Көнбатыш мәктәбе вәкилләре – мәшһүр халыкара экспертлар белән тәҗрибә уртаклашачак. Съездда Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы җитәкчеләре һәм белгечләре, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендә хакимият органнары вәкилләре катнаша.
Аккредитация узу өчен: dolgova.d.v@gmail.com, + 7 (987) 294-54-11.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүген Питрәч муниципаль районы Иске Шигали авылында күп функцияле үзәк рәсми ачылды. Авыл халкының олысы-кечесенең шушы вакыйга уңаеннан шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров килгән иде. Тантанада ТР Министрлар Кабинеты, Дәүләт Советы Аппараты вәкилләре катнашты. Мәртәбәле кунакларны җыр-биюләр белән район үзешчәннәре каршы алды.
«Татарстан – бармак очларында» проекты Чувашстанның Рус география җәмгыятен әлеге республикада яшәүче күзләре күрми торган кешеләр өчен география дәреслеге чыгаруга этәргеч бирде.
16 июльдә «Сандецкий утарында Jazz» тугызынчы халыкара фестиваленең икенче концерты була.
Коллектив өч номинациядә – «Камера хоры», «Рухи музыка» һәм «Фольклор» номинацияләрендә өч алтын медальгә лаек булды.
Бүген Казан Кремлендә “Зөянең тарихи-мәдәни һәм рухи мирасы” халыкара конгрессының тантаналы ачылышы һәм пленар утырышы узды.
«Россия К» телеканалы «Зур балет» проектының яңа сезонын эшләүгә керешә
Уздыру урыны: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, 4 кат, конференцияләр залы. Башлана: 10.00