Мөселман киносы нинди була?

2015 елның 21 июле, сишәмбе

23 июльдә кичке сәгать биштә  «Мир» кинотеатрында (Достоевский ур., 30) XI Казан халыкара мөселман кинофестивале алдыннан   (ул Казанда 5 – 11 сентябрьдә уздырыла) журналистлар һәм кызыксынган тамашачыларга фикер алышу өчен махсус берничә фильм күрсәтеләчәк.

Мондый фильмнар сериясе кыргыз режиссеры  Садыйк Шир-Ниязның  «Корманҗан Датка. Таулар патшабикәсе» картинасы белән ачыла. Кыргызларның данлы  хакиме, «датка» (генерал) исеме бирелгән «алай патшабикәсе» Корманҗан (1811-1907) кайчан да булса мөселман дәүләтләре башлыгы булган бик аз санлы хатын-кыз хакимнәр исәбенә керә.  Алай үзәнендә хаким булып торган ун ел эчендә Корманҗан үзен булдыклы дәүләт башлыгы һәм хәрби җитәкче итеп таныта. Кыргызлар аны шуңа да «милләтнең анасы» дип атый. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International