23 июльдә IX «Сандецкий утарында Jazz » фестивале сәхнәсендә П.Чекмаковский җитәкчелегендәге квартет «Яктылыкка бару юлында» альбомын музыка сөючеләргә тәкъдим итә.
Квартет составында танылган башкаручылар – Родион Гоборов (фортепиано), Антон Залетаев (саксофон) һәм Сергей Остроумов (барабан). Концерт кичке сәгать җидедә Дәүләт сынлы сәнгать музее паркында була.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте