31 июльдән 2 августка кадәр Алабугада VIII Бөтенроссия Спас ярминкәсе уза

2015 елның 24 июле, җомга

31 июльдән 2 августка кадәр Алабуганың «Яшьләр» стадионында һәм Шишкин буасында шәһәрнең иң зур традицион мәдәни вакыйгаларының берсе –  VIII Бөтенроссия  Спас ярминкәсе һәм VIII Бөтенроссия кыңгырау чыңы  фестивале уза.  Бүгенге көнгә ярминкәдә катнашу өчен       Татарстан, Мордовия, Башкортостан, Марий Эл, Удмуртия, Чувашия, Кырым, Краснодар крае, Ставрополь крае, Беларусь Республикасы, Үзбәкстан, Эквадор, Литва Республикасы, Монголиянең  160 шәһәре һәм авыл-саласыннан  1115 гариза килгән.

Шәһәрнең аерым бер урамында урнашкан «Һөнәрчеләр шәһәре»ндә алабугалылар һәм шәһәрнең кунаклары өч көн дәвамында  осталык дәресләрендә катнаша ала.

Моннан тыш, программада төрле уеннар, конкурслар, концертлар да каралган.

Тулырак мәгълүмат алу өчен.

Аккредитация өчен.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International