8-12 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасы Милли музеена нигез салынганга 120 ел тулу уңаеннан Халыкара музей форумы уздырыла. Актив үсеш кичерүләренә дә карамастан, музейлар өчен янәдән үзләренең җәмгыять өчен файдалы булуларын исбатлау ихтыяҗы туды.
Форум төрле мәйданчыкларда эшләячәк. Аларда секция утырышлары, түгәрәк өстәлләр, семинарлар, презентацияләр һ.б. узачак.
Программада Казан, Болгар, Свияжск дәүләт архитектура музей-тыюлыгының яңа экспозицияләре белән таныштыру да каралган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте