Диплом эшләрен карап бәяләүче мәртәбәле комиссиягә башлыча үзенчәлекле иҗади эшләр тәкъдим ителде. Биредә майлы буяулар белән яисә башка рәсем техникаларында, тукымаларга сурәт төшереп башкарылган картиналар, тематик панно-витражлар, көнкүреш әйберләре, шамаилләр, бизәнү әйберләре һ.б. шундый эшләр һәркемнең игътибарын җәлеп итәрдәй югары һөнәри дәрәҗәдә башкарылган.
Бу уку йортының студентлары һәм аны тәмамлап чыгучылар төрле дәрәҗәдә уздырыла торган фестивальләрдә катнашып, бик еш җиңеп чыгалар. Аларның эшләре үзебезнең илдә, чит илләрдә уздырыла торган мәдәни чараларда күргәзмәләрдә күрсәтелеп, тамашачыларда зур кызыксыну уята.
Комиссия әгъзалары диплом эшләрен югары бәяләде.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте