ЯҢАЛЫКЛАР


28
июль, 2015 ел
сишәмбе

7-15 август көннәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты кысаларында, тамашачыларга 9 спектакль тәкъдим итә.

Спектакльләр циклы Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”е белән башлана һәм тәмамлана. Бу очраклы түгел, чөнки “Зәңгәр шәл” күптән инде театрның “йөзек кашы”на әверелде. Әлеге пьеса татар театры сәхнәсендә 1926 елдан бирле уйнала, һәр буын тамашачы аны яратып кабул итә. Спектакльне 7 августта 19.00дә һәм 15 августта 18.00 сәгатьтә Камал театрында карарга мөмкин булачак.

XI КМФ ның махсус фильмнар сериясен Дарья Полторацкаяның «Москвабадтан качу» фильмы дәвам итә. 

Казанда беренче тапкыр атаклы кытай рәссамы  Янь Дуньцзяньның  Санкт-Петербург сәнгать үзәге оештырган  шәхси күргәзмәсе уза. 

5 10 августта Казанда  XXXIII Казан спорт киносы һәм телевидениесе дөнья чемпионаты финалы була.

Балтач районының Борбаш авылында уздырылган балалар Сабантуена биш мең тирәсе кеше җыелды. Мөселман балалары өчен үткәрелгән бу зур бәйрәм балаларның Коръән сүрәләре укуы белән ачылды.  

30 июльдә  сәгать өчтә Кремльдәге «Манеж» күргәзмә залында «Мәңгелек кешеләр. ФронтовикларТатарстанның мәдәният әһелләре: фотосурәтләр һәм язмышлар» китабын укучыларга тәкъдим итәчәкләр. Автор-төзүчесе Альбина Әбсәләмова.


24
июль, 2015 ел
җомга

22 июльдә Чүпрәле районы иҗат коллективы Буа районының  Шәмәк авылында зур концерт күрсәтте. Кунак-артистлар республика программасы буенча төзелгән яңа күпфункцияле үзәк сәхнәсендә чыгыш ясады. 

26 июльдә  Фина паркында  Спортның су төрләре буенча XVI дөнья  чемпионаты кысаларында Татарстан Республикасының профессиональ һәм үзешчән артистлары катнашында  «Сабантуй бизәкләре» дигән зур концерт була. Анда республиканың төрле районнарыннан артистлар, төрле коллективлар (өч йөздән артык кеше) катнаша.  

29 июльдә 16.00 дә  «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә  Алсу Тимергалинаның шәхси күргәзмәсе ачыла.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International