Программа «Төрледән-төрле Татарстан» композициясе белән ачылып, «Иисус Христос - суперйолдыз» рок-операсыннан сюита белән ябылачак.
2 августта ФИНА паркында «Иман музыкасы» халыкара фестиваленең йомгаклау концерты була. Су спорты чемпионатында катнашучыларга һәм аның кунакларына күпконфессияле Татарстанның традицияләрен чагылдыручы махсус музыкаль программа тәкъдим ителәчәк. Концерт кичке сәгать алтыда башлана, теләгән һәркемгә паркка керү бушлай.
Программада төрле халыклар фольклор ансамбльләре, танылган оркестрлар, музыка коллективлары, җырчылар чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килер, шәт.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте