Дмитрий Егоров Свияжскида " Поп һәм аның хезмәтчесе Балда турында әкият"не сәхнәләштерәчәк

2015 елның 21 июле, сишәмбе

Санкт-Петербург режиссеры  Дмитрий Егоров 23 июльдән 1 августка кадәр «Свияжск АРТель» икенче театр лабораториясе кысаларында  Александр Пушкинның «Поп һәм аның хезмәтчесе Балда турында әкият» әсәре буенча спектакль куя. Әдәбият елында проектның темасы Пушкин әкиятләре булуын һәм беренче тапкыр спектакльләр балалар һәм үсмерләр аудиториясе өчен әзерләнүен исегезгә төшерәбез.

Лаборатория Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Терек шәһәр» хәзерге заман сәнгатенә ярдәм фонды тарафыннан уздырыла.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International