VII "Крутушка" халыкара этник фестивале

2015 елның 24 июле, җомга

VII "Крутушка" халыкара этник фестивале  ачылырга бер айдан азрак вакыт калып бара. Быел ул «Байтик» лагерендә  21 – 23 августта уздырыла.

Тамашачылар һәм анда катнашучылар өчен  «Крутушка» - төрле халыкларның традицион мәдәнияте белән онытылмас очрашулар бүләк итә: бу – этник музыканың заманча юнәлешләре белән танышу, декоратив-гамәли сәнгать буенча осталык дәресләре, һөнәрчеләр эшләреннән ярминкәләр, төрле арт-проектлар, күргәзмәләр, театраль тамашалар, бию кичәләре, кино күрсәтү, күренекле сәнгать әһелләре белән очрашулар һ.б.   

«Крутушка» фестивалендә татарстанлылар, республикабыз кунаклары, яше-карты гадәттә гаиләләре белән ял итә.   Биредә яшь буын, урта буын, өлкән буын бер мәйданчыкта очраша. Тамашачылар Крутушкага 78 номерлы шәһәр автобусына утырып бара ала, шәхси транспорт өчен автотукталыш эшли. 

http://fest.krutushka.ru

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International