ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2020 ел
чәршәмбе

17 августта Татарстанда «Поколение NEXT» фестивале кысаларында балалар театр коллективлары җитәкчеләре һәм педагоглары өчен I Бөтенроссия театраль-белем бирү форумы старт ала. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Казан яшь тамашачы театры» ДБУ үткәрә.

Конкурс читтән торып үткәрелә. Гаризаны 2020 елның 31 августына кадәр бирергә мөмкин. 

Яңа татар мәдәнияты фестивале TAT CULT FEST Казан Кирмәнендә өченче тапкыр үткәрелә. 


11
август, 2020 ел
сишәмбе

Вишневский урамындагы 49 нчы номерлы йорт янында Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артистлары балалар өчен бәйрәм оештырды.

Үзләренең уен, документаль, анимация фильмнарын, шулай ук смартфонга төшерелгән фильмнарын, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге  режиссерлар һәм кинематографистлар тәкъдим итә ала.

Кино фонды кеше саны 500 меңнән кимрәк булган торак пунктлардагы кинозалларга ярдәм итү буенча җиденче конкурс нәтиҗәләрен игълан итте. Җиңүчеләр исемлегендә Татарстаннан да 2 кинозал бар. 2019 елдан башлап кинозалларны модернизацияләү  «Мәдәни мохит» проектын гамәлгә ашыру чараларының берсе булып тора.

Context. Diana Vishneva хореографлар конкурсының җиңүчеләре билгеле булды.


10
август, 2020 ел
дүшәмбе

Традицион халык уеннарына һәм күңел ачуларына багышланган Uen fest фестивале кысаларында республиканың әйдәп баручы театрлары актерлары бу атнада Казан ишегалларына юл тота.

Роспотребнадзор коронавирус йогышы таралуын кисәтү максатларында үткәрелергә тиешле профилактика чаралары буенча театрлар һәм концерт оешмалары өчен методик тәкъдимнәр раслады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International