Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
“Мәдәниятне үстерү стратегиясе тармакның комплекслы үсешенә ярдәм итәргә тиеш. Бер яктан, тармакны үстерү мәдәни традицияләрне, матди һәм матди булмаган мәдәни мирасны саклап калуны, икенче яктан, яңа креатив практикалар, заманча хәл ителешләр куллануны күздә тота. Бу - төбәкнең уңышлы социаль-икътисади үсешенең аерылгысыз шарты булып тора”,- диде Алексей Песошин.
Республикада мәдәниятне үстерү өлкәсендә төп бурычларны хәл итү өчен комплекслы якын килү мөһим, дип ассызыклады ТР Премьер-министры.
Утырышта төп доклад белән ТР мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, мәдәният республиканың гармонияле үсешенә юнәлдерелгән булырга тиеш, чөнки республика хәзерге вакытта бөтендөнья татар мәдәнияте үзәге булып тора.
Татарстан мәдәниятен үстерү стратегиясенең төп бурычы — мәдәни байлыкларның һәркем өчен үтемле булуын тәэмин итү, аны тарату һәм цифрлаштыру.
Ирада Әюпова шулай ук тармактагы вәзгыять һәм аның алдында торган максатлар турында сөйләде. Цифрлы трансформация турында әйткәндә, министр, пандемия мәдәният тармагына цифрлы трансформация кирәклеген күрсәтте, дип ассызыклады.
Министр мәдәният тармагы эшчәнлеген бәяләүнең нәтиҗәлелеге күп очракта мәдәният учреждениеләренә ихтыяҗ артуга бәйле булуын искәртте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Президиумы утырышы барышында Казан мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева (мәдәният өлкәсендә кадрлар әзерләү турында), «Иннополис» Университеты ректоры Александр Тормасов (мәдәният өлкәсендә цифрлы идарә, «цифрлы мәдәният» бердәм мәгълүмати киңлеген формалаштыру турында), «Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» директоры Илфир Якупов (театр эше турында) чыгыш ясады.
Алексей Песошин утырышка йомгак ясап, тармакта башкарылган эшләрнең күләмле булуын билгеләп үтте. Ул Мәдәният министрлыгына стратегия нигезләмәләрен эшләп бетерергә кушты. Тулыландырылган проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына раслауга җибәреләчәк.