Кино фонды кеше саны 500 меңнән кимрәк булган торак пунктлардагы кинозалларга ярдәм итү буенча җиденче конкурс нәтиҗәләрен игълан итте. Җиңүчеләр исемлегендә Татарстаннан да 2 кинозал бар.
2019 елдан башлап кинозалларны модернизацияләү «Мәдәни мохит» проектын гамәлгә ашыру чараларының берсе булып тора. Әйтик, узган ел Татарстан Республикасында 6 кинозал заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән иде: Алабуга һәм Яңа Чишмә районнарында берәр, Яшел Үзән районында – 4 объект. Ул чакта беренче тапкыр «Вита» ҖЧҖ коммерция оешмасы Кино фондыннан 20 млн сум күләмендә субсидия алды. Осиново бистәсендә 322 урынга исәпләнгән «Киноград» кинотеатры ачылды, анда берьюлы модернизацияләнгән 4 кинозал эшли башлады.
2020 елда кинозалны модернизацияләүгә тагын бер коммерцияле оешма - Биектау авылыннан «ТОП» ҖЧҖ - заявка бирде. Ютазы районының шәһәр тибындагы Урыссу бистәсенең «Район мәдәният йорты» МБУ икенче җиңүче булды, ул Кино фонды конкурсында 2017 елдан башлап катнашып килгән.
Белешмә өчен: 2020 елда Кино фонды Россия Федерациясе торак пунктларындагы 61 кинозалга ярдәм күрсәтәчәк. Һәр кинозалны модернизацияләүгә бирелгән 5 млн. сумны кире кайтарырга кирәкми.
Модернизацияләнгән кинозаллар өчен мәҗбүри шарт - киносеанслар күләменең 50% тан да ким булмаган өлешен үзебезнең кино сәнгате фильмнары тәшкил итәргә, һәм календарь кварталга кимендә 100 көн кино күрсәтелергә тиеш.
2015-2019 елларда үткәрелгән конкурслар барышында 1015 кинозалга ярдәм иткәннәр, шуларның 28е – Татарстанда.
2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда модернизацияләнгән кинозаллар саны 30га җитәчәк.
«Мәдәният» илкүләм проекты «2024 елга кадәр Россия Федерациясе үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Президент Указын гамәлгә ашыру кысаларында эшләнде. «Мәдәният» илкүләм проекты өч федераль проектны үз эченә ала: «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр» һәм «Цифрлы мәдәният».