Традицион халык уеннарына һәм күңел ачуларына багышланган Uen fest I фестивале кысаларында республиканың әйдәп баручы театрлары актерлары бу атнада Казан ишегалларына юл тота. Алар борынгы уеннарның күптөрлелеге, аларның барлыкка килү тарихы турында сөйләячәк, шулай ук барлык теләүчеләрне дә уйнарга өйрәтәчәк.
Беренче бәйрәм Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артистлары катнашында иртәгә, 11 августта, Вишневский урамындагы 49 нчы йорт ишегалдында була. 12 августта Чапаев урамы (14/06, 16 нчы йорт) ишегалларында яшәүчеләр өчен программаны Г. Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театры актерлары әзерли. Барлык чаралар да 18.00 сәгатьтә башлана.
Исегезгә төшерәбез, I Uen fest фестивале 1 августта старт алды. Республиканың әйдәп баручы театрлары актерлары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре беренчеләрдән булып яраткан халык уеннарын уйнады, моны видеога яздырды һәм #уенфест хештэгы белән үз учреждениеләренең социаль челтәрләрендә урнаштырды.
Фестивальдә катнашу өчен бөтен республикадан ишегалды командалары чакырыла, катнашучыларның яше чикләнмәгән.
Проектның социаль челтәрләре: