Бүген кич Казан ишегалларының берсендә Uen fest кысаларында беренче чара узды

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Бүген кич Казан ишегалларының берсендә традицион халык уеннарына һәм күңел ачуларына багышланган Uen fest фестивале кысаларында беренче чара узды. Вишневский урамындагы 49 нчы номерлы йорт янында Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры артистлары балалар өчен бәйрәм оештырды.

Интернет өчен фотога сылтама https://cloud.mail.ru/public/ryBP/3DnbcY2nN

Зур фотога  сылтама

https://cloud.mail.ru/public/43HB/G6hc9wM3U

Борынгы уеннарның күптөрлелеге һәм аларның барлыкка килү тарихы турында педагог-оештыручылар һәм артистлар сөйләде: Миләүшә Ризванова, Илфат Гыйбадуллин һәм Альбина Гайзуллина. Алар балаларны «Җомга», «Кайнар бәрәңге», «Капка» кебек уеннарга өйрәттеләр.

«Таткультресурсцентр» ДБУ директоры Алсу Мифтахова хәбәр иткәнчә, Uen fest фестивале – балаларның халык мәдәнияте ярдәмендә җанлы аралашуына юнәлдерелгән масштаблы проект. Уен тамашалары Казанда гына оештырылмый. Uen fest вакыйгалары белән бөтен республика буенча 1000нән артык ишегалдын колачлау планлаштырыла, шул исәптән «Безнең ишегалды» программасы буенча ремонтланган йортта яшәүчеләр өчен дә чаралар үткәреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, I Uen fest фестивале 1 августта старт алды. Республиканың әйдәп баручы театрлары актерлары, мәдәният йортлары хезмәткәрләре, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студентлары, Халыклар дуслыгы йорты вәкилләре беренчеләрдән булып яраткан халык уеннарын уйнады, күренешләрне видеога яздырды һәм аларны үз учреждениеләренең социаль челтәрләрендә #уенфест хештэгы белән урнаштырды.

Фестивальдә катнашу өчен бөтен республикадан ишегалды командалары чакырыла, катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Фестивальнең белем бирү программасы да планлаштырылган: уенның тәрбия процессындагы мөһимлеге  турында педагоглар һәм психологлар белән мастер-класслар үткәрү күздә тотыла.

Uen fest фестиваленең конкурс өлеше 2021 елның 1 маенда  старт ала. Республиканың барлык ишегаллары арасында традицион милли уеннар конкурсы игълан ителәчәк. Видеоязмалы заявкаларны эксперт жюри бәяләячәк, ул 30 майда финалистларны сайлап ала. Иң яхшыларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

«2021 елның 1 июнендә «Казан» милли - мәдәни үзәге янында масштаблы фестиваль узачак, анда иң яхшы ишегалды командасы ачыкланачак, җиңүче дөньяның интерактив паркларының берсенә юллама ала», - дип хәбәр итте Алсу Мифтахова. Ул әлеге чараның инициаторы һәм оештыручысы - ТР Мәдәният министрлыгы, дип ассызыклады.

Фестиваль кысаларында киләсе бәйрәм иртәгә, 12 августта узачак. Чапаев урамы (14/06, 16) ишегалларында яшәүчеләр өчен программаны Г.Камал исемендәге театр актерлары әзерли. Чара 18.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International