17 августта Татарстанда «Поколение NEXT» фестивале кысаларында балалар театр коллективлары җитәкчеләре һәм педагоглары өчен I Бөтенроссия театраль-белем бирү форумы старт ала. Аны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән «Казан яшь тамашачы театры» ДБУ үткәрә.
12 августта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Мәдәният министрлыгының мәдәният өлкәсендәге дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруны анализлау, мониторинг үткәрү бүлеге җитәкчесе Дилия Хәйретдинова булачак форумны уздыруның мөһимлеге турында сөйләде: «Форум профессиональ театр базасында узачак, спикерлар сыйфатында заманча театр, театр педагогикасының әйдәп баручы белгечләре, режиссерлар һәм тәнкыйтьчеләр чыгыш ясаячак. Без ышанып шуны әйтә алабыз: нәтиҗәле тәҗрибә алмашу, үзенчәлекле, креатив белемнәр алу һәм стратегик ориентирларны, үсеш перспективаларын билгеләү мөмкинлеге булачак. Семинарның «Театр коллективында эшләү процессында бала шәхесен үстерү» дип билгеләнгән темасы бүгенге көндә аеруча актуаль, бигрәк тә «Мәдәният» илкүләм проектында куелган максатлар һәм бурычлар ягыннан караганда. Бу - яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү, укучыларны мәдәни агарту, яшь гражданнарны мәдәни эшчәнлеккә җәлеп итү».
Форумның «online» режимында эшләү форматы катнашучыларның географиясен киңәйтергә мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтә оештыручылар. Бүгенге көндә оештыру комитеты тарафыннан Россиянең 10 төбәгеннән һәм берничә чит илдән 200ләп катнашучы теркәлгән.
«Форум форматы – очраклы гына сайланмады. Безгә, Яшь тамашачы театрына, еш кына методик һәм практик ярдәм сорап балалар театр коллективлары җитәкчеләре мөрәҗәгать итә. 2019 елда үткәрелгән фестиваль нәкъ менә коллективлар белән шөгыльләнүче педагогларның белемнәрен арттыруга ихтыяҗ булуын күрсәтте. Без билгеле бер җәмәгатьчелек оешуын күрәбез, ә безнең театр балалар театраль хәрәкәте үзәгенә әверелә», – дип билгеләп үтте Казан яшь тамашачы театры директоры Айгөл Горнышева.
«Поколение NEXT» форумында Ижау, Мәскәү һәм Санкт-Петербургның заманча театр өлкәсендәге белгечләре дистанцион дәресләр үткәрәчәк. Форум программасына укытучылардан өч көнлек интенсив практика һәм теория кертелгән.
Форум программасы: /file/mincult/File/Программа форума.docx