TAT CULT FEST 2020 фестиваленең хедлайнерлары игълан ителде

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

Яңа татар мәдәнияты фестивале TAT CULT FEST Казан Кирмәнендә өченче тапкыр үткәрелә. Программада – 30дан артык җанлы чыгыш, арт-объектлар, хореография, дизайн-маркет, балалар зонасы, фүд-корт һәм башкалар.

Фестивальнең музыкаль өлеше өч сәхнәгә бүленгән булачак: Зур, Кече һәм Электрон.

Зур сәхнәдә инди-фолктан алып рок һәм фанк-музыкага кадәр төрледән төрле жанрларда уйнайчы күп кешеле төркемнәр чыгыш ясаячак. Үзенчәлекле һедлайнерлардан – татар-япон бию проекты “Татара – Евразия мирасы”.

Кече сәхнәдә урбанистик музыканың барлык жанрлары да яңгыраячак. Гадәттәгечә, әлеге сәхнәдәгеләрнең күпчелек өлеше – рэп-артистлар, әмма быел яңа гына барлыкка килгән башкаручылар арасында үтә дә кызыклы электро- һәм поп-төркемнәр бар.

Фестивальнең Электрон сәхнәсе ел саен киңәеп, яңа исемнәргә баеп бара. Быел без сезне әймбиенттан алып техно жанрларына кадәр уйнаучы тагын да күбрәк музыкантлар белән таныштырачакбыз, ә һедлайнерлар булып барыбызга да билгеле казанлылар, Нина Кравитз лейблы резидентлары, PTU торачак.

Күпчелек төркемнәр өчен Tat Cult Fest – озак вакыт дәвамында чыкмыйча торганнан соң беренче җанлы чыгышлары булачак.

Быел аеруча игътибарга арт-объектлар лаек – алар ТААСРның 100 еллыгына багышланган. Һәр арт-объект ТР территориясендә соңгы 100 ел эчендә булган билгеле бер вакыйгага бәйле булачак. Күргәзмә 10 сынлы сәнгать объектыннан торачак, алар Казан Кирмәне территориясе буйлап урнаштырылачак, аның мигъмарияте һәм ландшафт үзенчәлекләре белән бәйләнештә дә булачак. Фестиваль кунакларына, махсус гидны кулланып, әлеге объектларны табарга тәкъдим ителәчәк – Казан Кирмәне территориясе һәм Республика тарихы буенча үзенә күрә бер квест-тикшеренү.

Бию сәхнәсендә республиканың алдынгы хореограф һәм биючеләре катнашында интерактив перформанс күрсәтеләчәк һәм шулай ук махсус остазханәләр булачак.

Тиздән фестивальнең тулы программасы игълан ителер.

TAT CULT FEST

30 август, 14:00-23:00

Казан Кирмәне

Керү ирекле

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International