«Кече Ватан» Бөтенроссия туган якны өйрәнү мәгълүмати материаллары конкурсына гаризалар кабул ителә

2020 елның 12 августы, чәршәмбе

«Комсомольская правда» нәшрият йорты, «Моя округа» ҖЧҖ белән берлектә, РФ Мәдәният министрлыгы ярдәмендә, «Кече Ватан» Бөтенроссия туган якны өйрәнү мәгълүмати материаллары конкурсын үткәрә. Аның максаты - яшьләрнең үз Ватаны тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә карата кызыксынуларын арттыру.

Конкурс читтән торып үткәрелә. Гаризаны 2020 елның 31 августына кадәр бирергә мөмкин. Конкурсантлар 5000 билгедән дә ким булмаган материал җибәрергә тиеш. Алар туган як тарихын шул җирдә яшәүче кеше, мәсәлән, туган якны өйрәнүче, музейга нигез салучы, Ватанны саклаучы яки бу урын белән бәйле башка тарихи шәхес, язмышы аша ачарга тиеш.

Гариза язу һәм конкурс турында тулырак мәгълүматны хранителиродины.рф сайтында белергә мөмкин.

Җиңүчеләрне 2020 елның 14 сентябрендә игълан итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International