Яшьләрнең иҗади инициативаларына ярдәм итү үзәге (Роскультцентр) илебезнең яшь кинорежиссерына ярдәм итүгә юнәлдерелгән Яшьләр кинопремиясенә заявкалар кабул итә. Чара Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә оештырыла.
Документлар 2020 елның 15 сентябренә кадәр кабул ителә. Үзләренең уен, документаль, анимация фильмнарын, шулай ук смартфонга төшерелгән фильмнарын, илебезнең 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге режиссерлары һәм кинематографистлары тәкъдим итә ала.
Һәр номинант "Иң яхшы кыска метражлы фильм", "Смартфонга төшерелгән иң яхшы фильм", "Иң яхшы анимация фильмы", "Иң яхшы документаль фильм" һәм "Иң яхшы дебют уен фильмы" номинацияләре буенча бер генә эш тапшыра ала. Конкурска 2018-2020 еллардагы эшләр кабул ителә.
Киноиндустриянең күренекле вәкилләре, шулай ук мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре кергән эксперт советы һәр номинациядә өчәр финалистны сайлап алачак. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы Санкт-Петербургта узачак. Конкурс турында тулырак мәгълүмат «Роскультцентр» ФДБУнең рәсми сайтында урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, бүләкләү тантанасын уздыру вакыты һәм форматы илдәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.