Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт коронавирус йогышы таралуын кисәтү максатларында үткәрелергә тиешле профилактика чаралары буенча театрлар һәм концерт оешмалары өчен методик тәкъдимнәр раслады.
Документта әйтелгәнчә, театрлар эшчәнлеген һәм концертлар уздыруны яңадан башлау, РФ субъектларындагы баш дәүләт санитар табибларының тәкъдимнәрен исәпкә алып, РФ субъектларының иң югары вазыйфаи затлары карары нигезендә мөмкин. Театрлар кую һәм концертлар уздыру эшчәнлекнең барлык этапларында да эпидемиягә каршы чараларны үтәү шарты белән рөхсәт ителә (репетиция процессы, спектакльләр күрсәтү, сәхнә җиһазларын монтажлау һ.б.).
Мәҗбүри профилактик чаралар исемлегенә түбәндәгеләр кертелгән: биналарны дезинфекция чаралары ярдәмендә даими җыештыру; хезмәткәрләрнең тән температурасын контрольдә тоту һәм югары температура, йогышлы авыру билгеләре булган затларның эшләвенә юл куймау; төрле функциональ төркемнәр персоналы арасында элемтәләрне чикләү; объект территориясендә (бинага керү, грим, костюм бүлмәләрендә, репетиция залларында) кулларны антисептиклар белән эшкәртүне оештыру; артистларның, уен коралларында уйнау үзенчәлекләренә карап, репетиция үткәргәндә оркестрда 1,5-2 метр ераклыкта урнашуы; концерт вакытында музыкантлар арасында саклау экраннары кую; кассаларда билет өчен контактсыз түләү ысулларын куллану; тамашачыларны саклагыч битлек булган очракта гына кертү һ. б.
Рекомендацияләрнең тулы исемлеге белән Роспотребнадзорның рәсми сайтында танышырга мөмкин: https://www.rospotrebnadzor.ru/files/news/%D0%9C%D0%A0%200202%20%D1%82%D0%B5%D0%B0%D1%82%D1%80%D1%8B%20%D0%B8%20%D0%BA%