Нурбәк Батулла Context. Diana Vishneva хореографлар конкурсының финалына чыкты

2020 елның 11 августы, сишәмбе

Context. Diana Vishneva фестивален оештыручылар 2020 елгы яшь хореографлар конкурсы финалистлары исемлеген бастырды. Алар арасында -Казаннан Нурбәк Батулла, Екатеринбургтан Игорь Булыцын, Воронеждан Ольга Рыжкова, Санкт-Петербургтан Эрнест Нургали һәм Ирина Сергеева. Алар үз спектакльләрен Мәскәүдә «Гоголь-центр» сәхнәсендә, шулай ук Санкт-Петербургта Борис Эйфманның Балалар бию театры сәхнәсендә тәкъдим итәчәк.

Быел конкурска Россиянең һәм дөньяның төрле шәһәрләреннән 100 дән артык гариза килгән.

Конкурста җиңүче заманча бию мәктәпләренең берсендә стажировка узу өчен грант алачак.

Белешмә өчен: Нурбәк Батулла Казанда 1988 елда туган. 2007 елда «Драма һәм кино артисты» белгечлеге буенча Казан хореография училищесын, 2016 елда  Россия Дәүләт сәхнә сәнгате институтын (РГИСИ, Санкт-Петербург) тәмамлый. 2007 елдан алып 2014 елга кадәр Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында балет артисты һәм хореограф булып эшли. 2016 елдан 2018 елга кадәр Казан хореография училищесында актерлык осталыгы курсын укыта, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры спектакльләрендә хореограф-куючы буларак катнаша. «Алтын битлек» театраль премиясе лауреаты (2018).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International