ЯҢАЛЫКЛАР


16
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

16 сентябрьдә «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында «Крутушка. Балалар» белем бирү фестиваль-этнографик сменасы старт алды, ул хәзерге заман шартларында традицион мәдәниятнең төрле аспектларын үстерү һәм популярлаштыру максатыннан булдырылган программа нигезендә эшли.

2020 елның 17 сентябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында рәссам, уйлап табучы һәм галим Булат Галиевка багышланган «Прометей космического века» күргәзмәсе ачыла.

Кичә Казан Ратушасында Хөкүмәтара Россия-Кыргызстан комиссиясенең Мәдәният буенча эшче төркем утырышы узды. Сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия мәдәният министры Ольга Любимова чыгыш ясады.

Кичә, 15 сентябрьдә, традиция буенча, К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Кәрим Тинчурин күмелгән урынга чәчәкләр салды, Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестр белән очрашты.


15
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанга эш визиты кысаларында РФ мәдәният министры Ольга Любимова Казан рус Зур драма театры бинасында оештырылган  иртәнге ашта  төбәк һәм федераль массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашты.

Бүген РФ мәдәният министры Ольга Любимова Татарстанга эш визиты белән килде.

Бүген, 15 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышы узды, анда Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова чыгыш ясады.

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды. Күренекле татар җырчысы, Татарстан Республикасы һәм Башкортстан Республикасының халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева 14 сентябрь көнне 72 нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.

Россия мәдәният министры Ольга Любимова бүген В.И. Качалов исемендәге Казан рус Зур драма театрында булды.


14
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

15 сентябрьдә 15:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда "Коръәннең дөнья халыклары телләренә тәрҗемәләре" (Шамил Закировның 75 еллыгына) дигән күргәзмә ачыла.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International