Казанда 25-30 сентябрь көннәрендә Иран киносы көннәре узачак. «Мир» кинотеатрында халыкара кинофестиваль лауреатлары булган фильмнар тәкъдим ителәчәк.
25 сентябрьдән октябрь азагына кадәр Әлмәттә беренче тапкыр Актуаль фәнни кино фестивале узачак.
2020-2021 елларда кинематография өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру өчен ТР коммерцияле булмаган оешмаларына субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итү башланды
Уникаль проект XX гасырның соңгы 30 елы – XXI гасыр башында иҗат иткән алты рәссамның иҗатына багышланган, аларның һәркайсы сынлы һәм монументаль-декоратив сәнгатьтә, интерьерлар һәм шәһәр тирәлеге дизайнында әһәмиятле роль уйнаган.
Татарстанның ике танылган шигъри йолдызы - Лилия Газизова һәм Анна Русс - Россиядәге иң дәрәҗәле шигъри премия булган «Шигърият»нең премиаль битенә кергән.
Казанда Польша фильмнарының «Висла» дип исемләнгән фестивале башланды. Татарстан башкаласы халкы һәм кунакларының 23-нче сентябрьгә кадәр коммерция кинотеатрларында сирәк тәкъдим ителә торган мәгънәле Европа киносын карау мөмкинлеге булачак.
А.П.Чехов тууына 160 ел һәм М.А.Шолохов тууына 115 ел тулу уңаеннан 2020 елның икенче яртыеллыгында РФ Җәмәгать палатасының Территориаль үсеш һәм җирле үзидарә буенча комиссиясе әгъзалары тарафыннан мәдәни-белем бирү чаралары комплексын үткәрү планлаштырыла.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашында Санкт-Петербургның Ишетмәүчеләр театры гастрольләрен уздыру мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясе узды.
"Туган авылым – Родная деревня" республика фотоконкурсын оештыручылар, конкурсның вакытын озайту һәм жюри әгъзаларының графигы юбилей чараларына бәйле тыгыз булуы сәбәпле, конкурска сентябрь ахырына кадәр нәтиҗә ясалачак, дип хәбәр итә.
16 сентябрьдә, "Төрекләр алтыны" форумы кысаларында, "Тигезләр диалогы" дип аталган очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе киңәшчеләре Анна Полежаева һәм Шамил Җафаров катнашты.