Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2020-2021 елларда кинематография өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмаларына субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итә

2020 елның 21 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2020-2021 елларда кинематография өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы коммерцияле булмаган оешмаларына субсидияләр бирүгә гаризалар кабул итә.

Темалар (гаризада күрсәтелә), фильм жанры һәм субсидия күләме:

1. Татарстан геройлары, хәрби-патриотик клублар һәм хәрәкәтләр, хәрби частьләр һәм корабльләр турында фильм - 500,0 мең сумлык кыска метражлы документаль фильм;

2. Казан адмиралтействосы тарихы турында фильм – 500,0 мең сумлык кыска метражлы документаль фильм;

3. Татарстанлыларның иҗтимагый тормышына өлеш керткән күренекле субкультура вәкилләре турындагы фильм – 500,0 мең сумлык кыска метражлы документаль фильм;

4. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган фильм - 500,0 мең сумлык кыска метражлы документаль фильм;

5. Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән фильм -2000,0 мең сумлык тулы метражлы уен фильмы;

6. Яшьләр арасында авыл тормыш рәвешен һәм хуҗалык итүнең кооператив форматын популярлаштыручы фильм - 1000,0 мең сумлык кыска метражлы уен фильмы;

7. Әхлак тәрбиясенә юнәлдерелгән балалар киносы - 1000,0 мең сумлык тулы метражлы уен фильмы;

8. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган һәм патриотизм тәрбияләүгә юнәлдерелгән анимацияле кино - 1000,0 мең сум.

Субсидия алу өчен коммерцияле булмаган оешмалар Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына (адрес: 420015, Казан шәһәре, Пушкин ур., 66/33) документларны 2020 елның 21-30 сентябрь көннәрендә тапшырырга тиеш.

         Элемтә өчен телефоннар: 8 (843) 264 74 73, 264 74 38.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International