А.П.Чехов тууына 160 ел һәм М.А.Шолохов тууына 115 ел тулу уңаеннан конкурслар һәм чаралар үткәрү турында игълан ителде

2020 елның 18 сентябре, җомга

А.П.Чехов тууына 160 ел һәм М.А.Шолохов тууына 115 ел тулу уңаеннан 2020 елның икенче яртыеллыгында РФ Җәмәгать палатасының Территориаль үсеш һәм җирле үзидарә буенча комиссиясе әгъзалары тарафыннан мәдәни-белем бирү чаралары комплексын үткәрү планлаштырыла.

2020 елның сентябреннән декабренә кадәр, А.П.Чехов  тууына 160 ел һәм М.А.Шолохов тууына 115 ел тулуга, шулай ук башка күренекле әдәбиятчыларның иҗатларына багышлап,  Халыкара әдәби-музыкаль клубның онлайн-утырышлары планлаштырылган.

Программа һәм теркәлү формасы сылтама буенча: www.glory-gallery.ru

2020 елның 15 октябренә кадәр мәдәният һәм медиа волонтерлары, шулай ук музыкантлар, рәссамнар, журналистлар, тарихчылар, әдәбиятчылар, операторлар һәм режиссерлар, Россиянең башкала булмаган төбәкләренең мәдәни мирас объектларын һәм танып-белү туристик маршрутларын популярлаштыручылар арасында читтән торып конкурслар уздырыла.

Нигезләмә һәм теркәү формалары  сылтама буенча: https://clck.ru/PYdBx

Шулай ук 2020 елның ноябрендә масштаблы форумнар узачак:

- Танып-белү туризмы, мәдәният һәм медиа волонтерларының «Кече Ватанның җанлы мирасы»  Икенче Халыкара Конгрессы;

- #Узнай Россию. Донское слово әдәби фестивале.

Коронавирус йогышы таралу куркынычы белән бәйле рәвештә, Конгресс һәм Фестиваль быел дистанцион форматта узачак. Конгресс һәм фестиваль чараларында катнашу өчен алдан теркәлү сылтама буенча: https://forms кgle/FBop8UMejEQkRXRA6

Мәгариф, мәдәният һәм социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан рус әдәбиятын һәм мәдәниятен популярлаштыру өчен файдаланыла торган видеоматериаллар:

https://youtu.be/cRWW9wbUFl8

https://youtu.be/mQDRPHWW77k

https://youtu.be/YpFzXNbxNRY

https://youtu.be/H2U4BSEGuiU

https://youtu.be/zrPj2mosmhE

https://youtu.be/hH_gdloiQqc

https://youtu.be/EEVVZrzlvEc

https://youtu.be/cG2prVuyv60

https://youtu.be/ww9iL8qehBY

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International