Татарстанда Санкт-Петербургның Ишетмәүчеләр театры гастрольләре уза

2020 елның 17 сентябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 16-20 сентябрендә Татарстан Республикасында Россия Театр эшлеклеләре берлеге Гранты иясе, Санкт-Петербургның Мәдәният буенча комитетының театр коллективлары  арасында Беренче Шәһәр «РгоЧтение» фестиваль-конкурсы лауреаты, сәнгатьтәге югары казанышлар өлкәсендә 2018 елгы Икенче Халыкара Парадельфия уеннары җиңүчесе, Россия Мәдәният министрлыгының "Территория жеста" Ачык инклюзив театр фестивале җиңүчесе булган Санкт-Петербург Ишетмәүчеләр театры  гастрольләре узачак. Чара «Санкт-Петербургта начар ишетүчеләр мәдәнияте һәм сәнгате атналыгы»  проекты, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында, РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров ярдәмендә үткәрелә.

Санкт-Петербургның Ишетмәүчеләр театры беренче тапкыр 2020 елның 19 сентябрендә 15:00 сәгатьтә Татарстан Халыклар Дуслыгы Йортында рус ишарә телендә «Любовь по-петербургски» спектакле белән чыгыш ясый.

Проект начар ишетүчеләр иҗатын, мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән, ул дөньякүләм мәдәни берлектә зур кызыксыну уята, инвалидлык буенча халыкара мәдәни хәрәкәт, ЮНЕСКО комиссиясе, РЦП, ишетү буенча илкүләм һәм халыкара инвалидлар оешмалары тарафыннан хупланган.

Проектның төп максаты - Россиядә беренче дәүләт ишетмәүчеләр театрын булдыру кирәклеген нигезләү. Инвалидлар мәдәниятенә һәм сәнгатенә ярдәм итү - дәүләт дәрәҗәсендәге бурычларның берсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International