Татарстанның ике танылган шигъри йолдызы - Лилия Газизова һәм Анна Русс - Россиядәге иң дәрәҗәле шигъри премия булган «Шигърият»нең премиаль битенә кергән.
«Шигърият» премиясенә нибары 2 ел. Ул 2018 елда «Достоинство» Хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә куелган. Шул рәвешле, әлеге премия 2020 елда икенче тапкыр тапшырыла. Аңа 2019 елда басылып чыккан рус телендәге иң яхшы 100 шигырь авторлары кергән.
Әлеге премиянең максаты - хәзерге заман шигъриятенең һәм шигъри тәрҗемәнең, әдәби тәнкыйтьнең күренекле әсәрләрен табу һәм бүләкләү.
Лилия Газизованың төрле әдәби басмаларда күп кенә язмалары дөнья күрде. Шунысын да искәртергә кирәк, нәкъ менә ул үз вакытында Казанда ике үзенчәлекле шигъри фестиваль - Лобачевский һәм Хлебников фестивальләренең инициаторы һәм кураторы булды.
Лилия Газизова һәм Анна Руссны шигъри җиңүләре белән котлыйбыз!
«Шигърият» премиясе сайтына сылтама: https://clck.ru/Qwyqt