Казанда Польша фильмнары фестивале башланды

2020 елның 18 сентябре, җомга

Казанда Польша фильмнарының «Висла» дип исемләнгән фестивале башланды. Татарстан башкаласы халкы һәм кунакларының 23-нче сентябрьгә кадәр коммерция кинотеатрларында сирәк  тәкъдим ителә торган мәгънәле Европа киносын карау мөмкинлеге булачак.

«Висла» фестиваленең Татарстандагы партнеры булып, гадәттәгечә, «Татаркино» ДБМУ тора. Польша фильмнарын «Мир» кинотеатры мәйданчыгында карарга мөмкин.

Фестиваль программасын Ян Комасаның «Тело Христово»  фильмы ачып җибәрде, ул быел «Оскар» премиясенең шорт-битенә кертелгән иде  һәм финал тавыш бирүдә Пон Джун Хоның «Паразиты» фильмына бераз гына оттырды.

Җомга көнне тамашачыларны «Я убийца» психологик детективы көтә, ул ике ел элек «Висла» фестиваленең конкурс программасында җиңү яулаган иде.

Шимбә көнне күрсәтеләчәк «Я сейчас вру» фантастик фильмы турында аерым әйтергә кирәк. Аның режиссеры Павел Боровски - белеме буенча график һәм рәссам, шуңа күрә биредә сүрәт төп роль уйный, әмма нәкъ менә сценарий фильмның иң кызыклы элементы булып тора, чөнки анда катлаулы мөнәсәбәтләрне күзәтү ысулы оста кулланылган.

Интеллектуаль киноны яратучыларга сугыштан соңгы Варшавада яшәүче язучы турындагы «Пан Т» исемле арт-хаус ошаячак.

Якшәмбе, 20 сентябрьдә, тамашачылар фестиваль программасындагы бердәнбер комедияне — «Налог на любовь» фильмын карый алачак.

Сишәмбе, 22 сентябрьдә, Эва Буковскаяның «53 войны» драмасы күрсәтеләчәк. Фильм геройлары Анна һәм Витек беренче карашка тормыш проблемалары булмаган гади парга охшаган - аларның үз фатирлары, яхшы хезмәт хакы бар, ике бала тәрбияли. Әмма аларның тормышлары катлаулы...

Фестиваль программасын «О животных и людях» документаль фильмы төгәлли. Бу картинага аерым игътибар бирергә кирәк. Ул Антонина һәм Ян Жабинскийлар турында. Бу фильм хәзерге көннең иң яхшы документаль картиналарының берсе булып санала.

15-23 сентябрь

«Мир» кинотеатры, Достоевский ур., 30

18 СЕНТЯБРЬ (ҖОМГА)

19.00 — Я — убийца, Польша, 2016, реж. Мацей Пепшица, 107 мин, психологик  триллер, 18+

19 СЕНТЯБРЬ (ШИМБӘ)

15.50 — студентлар тарафыннан төшерелгән кыска метражлы фильмнар, 16+

18.00 — Я сейчас вру, Польша, Нидерланды, 2019, реж. Павел Боровски, 107 мин, 18+

20 СЕНТЯБРЬ (ЯКШӘМБЕ)

15.50 — студентлар тарафыннан төшерелгән кыска метражлы фильмнар, 16+

18.00 — Налог на любовь, Польша, 2018, реж. Бартоломей Игнатюк, 101 мин, комедия, 16+

21 СЕНТЯБРЬ (ДҮШӘМБЕ)

19.00 — Пан Т., Польша, 2019, реж. Марцин Кшишталович, 101 мин, драма, комедия 18+

22 СЕНТЯБРЬ (СИШӘМБЕ)

18.30 — 53 войны, Польша, 2017, реж. Эва Буковская, 82 мин, драма, 18+

23 СЕНТЯБРЬ (ЧӘРШӘМБЕ)

18.00 — О животных и людях, Польша, 2019, реж. Лукаш Чайка, 70 мин, документаль фильм 12+

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International