Бүген, 24 сентябрьдә, онлайн-конференциядә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Н.С.Михалковның Кинематография һәм театр сәнгате академиясе мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге күренекле шәхесләр белән бушлай онлайн мастер-класслар сериясен дәвам итә.
Татар шагыйре, публицист, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты 24 сентябрьдә 85 нче яшендә вафат булды.
ЮНЕСКО ярдәмендә үткәрелә торган «Сугыш эчендәге гуманлык» Халыкара балалар рәсемнәре конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Әлеге проект Фердинандо Пасколо иҗат иткән «Нинди гаҗәеп егет» исемле тарихи хикәягә нигезләнгән. Роман башта СССР территориясендә сугышкан, ә аннары Италиядә фашист режимына каршы партизан хәрәкәтендә катнашкан Италия солдаты турында.
Бүген Татарстан башкаласында "Алтын битлек Казанда" фестивале старт ала.
2020 елның 26-29 ноябрендә Казанда «Үзенчәлекле караш. Төбәкләр» форум-фестивале узачак. Аны оештыручылар - «Үзенчәлекле караш» начар күрүче кешеләргә ярдәм программасы кысаларында Алишер Усмановның «Сәнгать, фән һәм спорт» Хәйрия фонды, «Инклюзион» иҗади проектларны гамәлгә ашыру үзәге, «Живой город» фонды һәм «Со-единение» сукырларга ярдәм фонды.
Бүген Түбән Баланда авылындагы күпфункцияле мәдәни үзәк үз ишекләрен ачты. Ул «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында төзелде.
26-27 сентябрь көннәрендә Болгар шәһәре музей-тыюлыгы территориясендә «Бөек Болгар» урта гасыр сугышы фестивале узачак.
24 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда «Дуслык калейдоскобы» XV халыкара арт-симпозиумында һәм «BASHNYA» III Халыкара яшь рәссамнар лабораториясендә катнашучыларның эшләреннән оештырылган йомгаклау күргәзмәсе ачыла.
23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференц-залында (4 нче кат) 14.00 сәгатьтә "Казанда Алтын битлек" фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узачак (23-24 сентябрь, 5-6 октябрь).