25 сентябрьдән октябрь азагына кадәр Әлмәттә беренче тапкыр Актуаль фәнни кино фестивале узачак.
ФАНК - Мәскәүдә барлыкка килгән һәм бөтен Россия буйлап сәяхәт итүче проект, ул ел саен 3 - 5 шәһәр фестивале үткәрә. Әлмәт әлеге чараны үткәрү буенча егерме икенче шәһәр булачак.
Фестивальне ачу 2020 елның 25 сентябрендә 19:00 сәгатьтә «Нефтьче» мәдәният сараенда була. Эпидемиологик вәзгыять аркасында фестиваль программасының бер өлеше онлайн узачак. Катнашу бушлай.
Актуаль фәнни кино фестивале, мәгърифәтчелек хәрәкәте буларак, фәнни идеяләрне һәм мәгънәләрне интерпретацияләүнең төрле чараларын берләштерә: фән турында авторлык документаль кино, заманча фәнни театр, фәнни тамаша һәм балалар өчен фәнни-техник иҗат остаханәләре, лекцияләр, галимнәр һәм иҗади һөнәр вәкилләре белән дискуссияләр һәм һөнәри юнәлеш бирүче очрашулар.
Фестиваль программасына кергән фильмнар:
«Больше чем мед» (реж. Маркус Имхоф, Швейцария, Германия, 2012); «Мозг. Вторая Вселенная» (реж. Юлия Киселева, Россия, 2017);
«Земля. Один замечательный день» (реж. Ричард Дэйл, Великобритания, 2017);
«Человеческий масштаб» (реж. Андреас Далсгард, Дания, 2012.
Кино күрсәтүдән тыш, фестиваль кысаларында дөньяның иң танылган лабораторияләренең берсенә - ЦЕРНга онлайн — экскурсия дә узачак.
Барлык кирәкле мәгълүмат һәм онлайн-чараларга сылтама фестивальнең ВКонтакте төркемендә: https://vk.com/fankfest