Казанда Иран киносы көннәре узачак

2020 елның 22 сентябре, сишәмбе

Казанда 25-30 сентябрь көннәрендә Иран киносы көннәре узачак. «Мир» кинотеатрында халыкара кинофестиваль лауреатлары булган фильмнар тәкъдим ителәчәк.

 Казан тамашачысы 25 сентябрьдә күрә алачак «Найди Фэридэ» фильмы Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» бүләге, шулай ук 500 мең сумлык сертификат белән билгеләп үтелгән иде.

   26 сентябрьдә «Мир» кинотеатрында «Пастарони» фильмы күрсәтеләчәк.

   «Волосы» дип аталган фильмны 27 сентябрьдә күрергә мөмкин булачак. 28 сентябрьдә тамашачылар игътибарына «Дикий Джонкилс» картинасы тәкъдим ителә. «Келиле һәм Демне» фильмы 29 сентябрьдә күрсәтеләчәк.

 Иран киносы көннәре Казанда 30 сентябрьдә «21 день спустя» фильмы белән тәмамлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International