16 сентябрьдә, "Төрекләр алтыны" форумы кысаларында, "Тигезләр диалогы" дип аталган очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе киңәшчеләре Анна Полежаева һәм Шамил Җафаров катнашты.
Үз тамырларыңны белүнең мөһимлеге турында сөйләгәндә, Ирада Әюпова мәдәни, тел, милли үзенчәлекләрнең кешеләрне аерырга түгел, ә берләштерергә тиешлеген искәртте: "Безнең һәрберебездә нинди кан агуын 100% белүе мөмкин түгел. Әмма, безне уртак тамырлар, ерак мәгънәләр һәм символлар берләштерә. Без төрле булырга, бер-беребезнең үзенчәлекләрен кабул итәргә өйрәнергә тиеш, безне берләштерә торган гомуми кыйммәтләрне эзләүдән тукталырга ярамый". Мәдәният министры моның өчен үзеңнең тамырларыңны белергә кирәк, дип саный.
Үз чиратында Анна Полежаева форумда катнашучыларны бердәм хезмәт белән уртак максатка ирешергә чакырды. "Мәдәният - безне берләштерә торган нәрсә. Ә бер-береңнең үзенчәлекләрен белү хөрмәт уята", - дип саный Анна.
Экспертлар белән очрашу шактый җанлы һәм нәтиҗәле булды. Яшь катнашучылар спикерларны озак вакыт җибәрмәде һәм үз проектлары белән уртаклашты, шулай ук үз төбәкләрендәге кайбер четерекле мәсьәләләр турында сөйләде.