Бүген, 24 сентябрьдә, онлайн-конференциядә ТР мәдәният министры Ирада Әюпова катнашты.
Министр хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре Интернет челтәрендә актив эшли. 2020 елда алар тарафыннан интернетка 35 меңнән артык чара урнаштырылган, аларны караучыларның гомуми саны якынча 20 млн.кеше. Цифрлы форматта концертлар һәм спектакльләр, күргәзмәләр һәм экскурсияләр, иҗади очрашулар һәм мастер-класслар, лекторийлар һәм флэш-моблар, шулай ук онлайн-чараларның башка кызыклы формалары тәкъдим ителгән.
Үз чыгышында Ирада Әюпова республикада мәдәният тармагын цифрлаштыруда 3 төп аспектны билгеләп үтте.
Беренчесе - «Мәдәният» илкүләм проектын гамәлгә ашыру белән бәйле проект эшчәнлеге.
«Цифрлы мәдәният» төбәк проекты Татарстанда 5 виртуаль концерт залы булдырырга, виртуаль музейлар системасын үстерергә, шулай ук «Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе» (НЭБ РТ) порталы белән эшли башларга мөмкинлек бирде.
Чираттагы юнәлеш Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлек, шулай ук Татарстанда үткәрелә торган мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге барлык вакыйгалар һәм чаралар турында мәгълүматны үз эченә алган Бердәм мәгълүмат системасын булдыру буенча Яндекс белән хезмәттәшлектә күренә.
Цифрлы ресурслардан файдалануның тагын бер мөһим компоненты балалар һәм яшьләр өчен белем бирү коммуникатив мохите өчен контентны үстерү мисалында күзәтелә.
Бу уңайдан министр башлангыч мәктәп укучылары өчен (1-4 сыйныфлар) «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектын тормышка ашыру тәҗрибәсенең әһәмиятен билгеләп үтте.
Социаль челтәр элементлары булган «Укучының мәдәни көндәлеге» порталында 80 меңнән артык кулланучы теркәлгән. Балалар өчен мәдәни чаралар анонслана, әһәмиятле мәдәни һәм тарихи вакыйгалар турында яңалыклар бастырыла, балалар блогларыннан кызыклы өземтәләр урнаштырыла, мәдәни-белем бирү темасына фикер алышулар һәм сораштырулар үткәрелә.
Алда торган бурычлар - мәдәният өлкәсендә цифрлы трансформация һәм интеграция проектлары өчен шартлар тудыру.