Татар шагыйре Әхмәт Әхәт улы Рәшитов арабыздан китте

2020 елның 24 сентябре, пәнҗешәмбе

24 сентябрьдә 85нче яшендә татар шагыйре, публицист, Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Гаяз Исхакый исемендәге премия лауреаты Әхмәт Әхәт улы Рәшитов вафат булды.

Әхмәт Рәшитов 1936 елның 25 мартында ТАССРның Буа районы Яңа Чәчкап авылында туа. Казан дәүләт университетын тәмамлый. Башта Апас районының «Бригадир» газетасында әдәби хезмәткәр булып, Казан телевидение студиясендә һәм Лениногорск телевидениесендә эшли. Шигърияттән тыш, Әхмәт Рәшитов публицистика һәм тәрҗемәләр белән дә шөгыльләнә.

Буыннар  арасында дәвамлылык, чорлар бәйләнеше, киләчәккә ышаныч – аның әсәрләренең төп  кыйммәтләре шулар. Әхмәт Рәшитов танылган сүз остасы иде, аның иҗатына һәрчак тирән мәгънә хас.

Аның таланты дусларының һәм иҗатын сөючеләренең күңелендә мәңге сакланыр. Туганнары һәм якыннарының кайгыларын уртаклашабыз.

Артист иртәгә Буа районындагы туган авылында җирләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International